А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә И.Н.Крамской исемендәге ирекле рәссамнар берлеге күргәзмәсе ачыла

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә 25 февраль 15:00 сәгатьтә «Үзгәрешләр җиле» күргәзмәсе ачыла. Чара Яр Чаллы рус җәмгыятенең 10 еллыгы һәм "И.Н. Крамской исемендәге ирекле рәссамнар берлеге" оешуның 20 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла.  

Күргәзмәдә «Рәссамнар берлеге» составына кергән җиде рәссамның сәнгать әсәрләре тәкъдим ителәчәк:

  • Заболотников Валерий
  • Маренников Павел
  • Широких Валентина
  • Борисова Наталья
  • Сынкова Надежда
  • Фомин Александр
  • Ильинский Борис

Берлектә төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре бар, аларны талант берләштерә. Сынлы сәнгать белән шөгыльләнү һәркем өчен яраткан шөгыль генә түгел, ә күңел ихтыяҗы.

Керү чакыру билетлары буенча. Күргәзмә 2022 елның 30 мартына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International