18 февраль Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Мәскәүнең Л.Н.Толстой дәүләт музее җыентыгыннан «Лев Толстой фотокамера объективында» күргәзмәсен тәкъдир итү булып узды.
Бу язучы, философ, җәмәгать эшлеклесе, зур гаилә башлыгын шәхес буларак төрле яктан күрсәтә торган уникаль елъязма. Экспозициядә Лев Николай улының 1849 елда төшкән иң беренче рәсеме дә тәкъдим ителгән. Алабуга музей-тыюлыгы фондларыннан алынган предметлар да өстәлгән.
Күргәзмә язучының эшчәнлеген күрсәтә: язма өстәл артында һәм табигатьтә, гаилә, кунаклар һәм фикердәшләре белән аралашу, шәһәрчек һәм теннис уеннары, Мәскәү университетында лекцияләр тыңлау һәм башкаларны тасвирлый. Толстой күп вакытын язу хезмәтенә багышлый, шулай ук төрле катлам, төрле һөнәр, төрле карашлы, төрле яшьтәге кызыклы шәхесләр белән аралашырга ярата. Аның йортының ишекләре һәрвакыт килүчеләргә ачык була. Лев Николай улы беркайчан да аралашу һәм ярдәм итүдән баш тартмый.
Соңгы елларда ул фотога төшергә яратмый, хәбәрчеләргә аны фотога төшү өчен үгетләү авыр үтенечкә әйләнә.