Конкурста профессиональ рәссамнар, скульпторлар, сәнгать белгечләре, рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендәге тикшеренүләр авторлары катнаша ала.
Премиягә лаек булган затларга «Бакый Урманчы исемендәге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы премиясе лауреаты» исеме бирелә һәм һәр номинация буенча 200 000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.
Конкурсның номинацияләре:
Живопись
Графика
Скульптура
Декоратив сәнгать
Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть һәм сәнгать белеме
Премия лауреатларын билгеләү өчен барлык номинацияләрдә Татарстан Республикасының сынлы сәнгать өлкәсендәге иң абруйлы сәнгать белгечләре, рәссамнары, белгечләре, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре, музей белгечләре арасыннан Жюри оештырыла.