Г.Тукай исемендәге филармониядә Лидия Әхмәтова «Джазлы Казан» ноталар һәм романслар җыентыгын тәкъдир итә

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

25 февраль 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Лидия Әхмәтова үзенең «Джазлы Казан» дип аталган ноталар һәм романслар җыентыгын тәкъдир итә.

Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, ТР Филармония джаз-оркестры директоры Лидия Әхмәтова профессиональ иҗат эшчәнлегенең 30 еллыгына багышланган җыр һәм романслар җыентыгын чыгарды. Китапка композиторның кырык бер әсәре тупланды.

«Джазлы Казан» ноталар җыентыгы вокал сәнгатен үстерү максаты белән Татарстан Республикасының музыкаль белем бирү учреждениеләренә бүләк буларак тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International