ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

24 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе – Айдар Фәйзрахманов ачык остаханә чарасын оештыра.

Иран киносы көннәре Казанда 20-22 майда узачак. "Мир" кинотеатрында Иран Ислам Республикасында төшерелгән халыкара кинофестивальләр лауреаты булган дүрт фильм тәкъдим ителәчәк.

Ачылу 20 майда 18:30 сәгатьтә булачак. Тамашачыларны сәламләү өчен Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге каршындагы Мәдәни вәкиллек җитәкчесе Масуд Ахмадванд һәм Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының вице-консулы Масуд Моллаи чакырылган.


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген 18 май көнне бөтен дөньяда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә.

Бу көнне без үзебезнең музей хәзинәләрендә сакланган тарихи-мәдәни мирасны саклауга һәм арттыруга багышлаган барлык кешеләрне котлыйбыз.

Музей тармагы хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерәм. Сезнең тырыш һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә республика музейлары җәлеп итү үзәкләре, мәгърифәтчелек үзәкләре эшчәнлеге югары дәрәҗәдә алып барыла.

Чын күңелемнән сезгә нык сәламәтлек, иминлек, һөнәри уңышлар һәм казанышлар телим!

Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова


17
май, 2022 ел
сишәмбе

26 һәм 27 майда 18:30 сәг. Казан ТЮЗында танылган Россия язучысы, Казанда туган Василий Аксёнов әсәрләре буенча «Гена Стратофонтов маҗаралары» спектакленең премьерасы була.

Журналистларны 19 майда 15:00 сәгатьтә Василий Аксёнов музее мәйданчыгында булачак спектакль премьерасына багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз: Карл Маркс ур., 55/31. 

18 майда 11:00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә "Рус халык уенчыгы" I Бөтенроссия (XIII регионара) конкурс-фестивале финалистларының эшләре күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә "Без уенчык ясадык..." дип исемләнә.

Күргәзмәдә барлыгы 150 эш тәкъдим ителгән (уенчыклар, панно, интерьер предметлары).

Чара 2022 елның 23 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Ачылу тантанасына керү чакыру кәгазе буенча гамәлгә ашырыла.

Программа:

https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2086772.htm

Татарстан Республикасында Иран мәдәнияте һәм сәнгате көннәрен үткәрү кысаларында 2022 елның 20 маенда «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Борынгы Персия мирасы. Иран сәнгате»  күргәзмәсе ачыла.

Экспозицияне Иран архитектура һәм мәдәни объектлары, шулай ук ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән табигый тыюлыклар фотосурәтләре һәм картиналары тулыландыра.

Мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Президентының грантларын бирү өчен 2022 елның беренче махсус конкурсында җиңүчеләр исемлеге расланды.

Җиңү суммасы буенча Татарстан Республикасы 4нче урында, бары тик Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Түбән Новгород өлкәсеннән калыша. 

Җиңүчеләр арасында “Татарстан Республикасының Питрәч якташлык җәмгыяте” иҗтимагый оешмасыннан 2 999 196 сумга “Кырык беренчегә экскурсия” республика проекты да бар.

20 һәм 21 майда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә «Аршин мал алан» музыкаль комедиясенең премьерасы күрсәтеләчәк. Спектакль Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Щукин исемендәге театр институтының режиссура кафедрасы мөдире, куючы режиссер Михаил Борисов куелышының Казан театры сәхнәсенә җайлаштырылган версиясен тәкъдим итәчәк.

2022 елның 19 маенда В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тула. Бу вакыйгага Татарстан Республикасы Милли музее «Пионер - барысына да үрнәк!» күргәзмәсен әзерли. 1920-нче еллардан башлап Татарстанда пионер хәрәкәте тарихын 100 дән артык экспонат ачачак.

19 майда музейда пионер хәрәкәте тарихына багышланган чаралар планлаштырылган. 11.00 һәм 14.00 сәгатьтә «Пионерская зорька» квесты була; ул пионер тормышына һәм атрибутикага багышланган. 15.30 «Пионерия даны» мастер-классы узачак: күргәзмәгә килүчеләр пионер флаглары ясарга өйрәнәчәкләр.

Күргәзмә 3 июньгә кадәр эшләячәк. Пушкин картасы һәм музей билетлары белән керергә мөмкин. Ачыла 15.00 сәгатьтә.

2022 елның 18 маенда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачу тантанасы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International