Казанда пионериянең 100 еллыгына күргәзмә ачыла

2022 елның 17 мае, сишәмбе

2022 елның 19 маенда В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тула. Бу вакыйгага Татарстан Республикасы Милли музее «Пионер - барысына да үрнәк!» күргәзмәсен әзерли. 1920-нче еллардан башлап Татарстанда пионер хәрәкәте тарихын 100 дән артык экспонат ачачак.

19 майда музейда пионер хәрәкәте тарихына багышланган чаралар планлаштырылган. 11.00 һәм 14.00 сәгатьтә «Пионерская зорька» квесты була; ул пионер тормышына һәм атрибутикага багышланган. 15.30 «Пионерия даны» мастер-классы узачак: күргәзмәгә килүчеләр пионер флаглары ясарга өйрәнәчәкләр.

Күргәзмә 3 июньгә кадәр эшләячәк. Пушкин картасы һәм музей билетлары белән керергә мөмкин. Ачыла 15.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International