Китап салонының эшлекле программасы кысаларында "Татар теле бармак очларында" дип исемләнгән очрашу булачак. Очрашуда салон кунаклары китапларны нәшер итү тарихы белән махсус форматларда танышачак. Татарстан Республикасы театрларында милли телдә тифлокомментарий ясау тәҗрибәсе белән танышачак.
Очрашуны Гелюся Закирова һәм Айсылу Вәлиева алып бара, алар Татарстан Республикасының сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәнең әйдәп баручы белгечләре.
19 майда пионериянең 100 еллыгында Василий Аксёнов музеенда "Гена Стратофонтов маҗаралары" спектакленең премьерасына багышланган матбугат конференциясе узды.
2022 елда Казанда туып-үскән Россиянең танылган язучысы Василий Аксёновның тууына 90 ел һәм Казан яшь тамашачы театры да 90 еллыгын билгеләп үтә. Театр бу даталарны берләштерде.
Спектакльнең премьерасы 26 һәм 27 майда 18:30 сәг. Казан яшь тамашачы театрында узачак.
23 майда 16.00 сәгатьтә “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә учреждениенең 50 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган концерт була. Чарада республика һәм шәһәр җитәкчелеге катнашачак. Бәйрәм концерты вакытында "Уты сүнми торган йорт" документаль фильмы күрсәтеләчәк, иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасында Иран мәдәнияте һәм сәнгате көннәрен үткәрү кысаларында 2022 елның 20 маенда 11:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Борынгы Персия мирасы. Иран сәнгате» күргәзмәсе ачыла.
26 һәм 27 майда 18:30 да Казан ТЮЗында танылган Россия язучысы, Казанда туган Василий Аксёнов әсәрләре буенча «Гена Стратофонтов маҗаралары» спектакленең премьерасы була.
“Минем өчен бу кич ачышлар киче булды”, - дип, “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә булганнан соң, хис-кичерешләре белән уртаклашты язучы Разил Вәлиев.
2022 елның 21 маенда «Эрмитаж-Казан» үзәге «Музейлар төне» акциясенә кушыла. Бу «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсен карау, Рубенс, Ван Дейка, Йорданс, Тенир әсәрләрен күрергә, экскурсияләрдә, мастер-классларда, театральләштерелгән программаларда һәм бүләкләр уйнатуда катнашырга мөмкинлек бирә.
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2087492.htm
Программаларда катнашу өчен алдан язылу кирәк.
21 майда 12:00 сәгатьтә "Мир" кинотеатрында "Кол Шәриф" фильмын күрсәтү булачак. Кинокартина «Аярис» (Казан) мәдәни үзәге тарафыннан Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән төшерелгән.
"Кол Шәриф" фильмын күрсәтү Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан узачак. Фильм икетелдә, экранда рус телендә субтитрлар белән үрелеп барачак.
19, 20, 21 май көннәрендә Казанда һәм 20, 21 май көннәрендә Болгарда уникаль яктылык тамашасы, Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланачак.
Казанда тамашаны Казан Кремле диварлары янында күрергә мөмкин.
20 һәм 21 май тамашаларны Болгардагы Ак мәчет диварларында күрсәтәчәкләр.
Яктылык тамашалары 20:00 сәгатьтә башлана һәм төнге 1:00 гә кадәр дәвам итә.
Турыдан-туры эфир программасында ("ВКонтакте" мәйданчыгында) федераль программалар буенча үз торакларын сатып алуга яшьләргә дәүләт ярдәменә юнәлтелгән төрле тармаклардагы министрлыклар һәм ведомстволарның Татарстанда гамәлдә булган программалары тәкъдим ителәчәк
Үткәрү датасы: 20 май 2022 ел (җомга)
Үткәрү вакыты: 17.45-19.00 (муниципаль мәйданчыклар 17.30 сәгатьтә тоташтырылачак)