Татар дәүләт филармониясендә Айдар Фәйрахманов остаханә оештыра

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

24 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе – Айдар Фәйзрахманов ачык остаханә чарасын оештыра.

Әлеге чара лекцияләр рәвешендә теоретик өлешне, «сорау-җавап» форматында тамашачылар белән аралашуны, гамәли дәресне, шулай ук Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең концерт программасын үз эченә ала.

Программа:

11:30  фойеда тематик күргәзмә

12:00  Пролог (ансамбльнең чыгышы)

12:15 Тема: сәхнә фольклоры (ансамбль тәкъдимендә)

12.30 гамәли дәрес (җырлау күнегүләре, хореографик җылыну, башкарылачак әсәрләрнең сәнгать ягы өстендә эшләү)

13.00 Тема: фольклор материалны сайлау

14.00 Тема: фольклор музыка уен коралларын куллану

14.15 Тема: Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең гастроль сәфәрләре архивыннан видео күзәтү. Тамашачының татар фольклорына мөнәсәбәте.

14.30-15.00 Концерт программасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International