«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә премьера – «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе

2022 елның 17 мае, сишәмбе

20 һәм 21 майда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә «Аршин мал алан» музыкаль комедиясенең премьерасы күрсәтеләчәк. Спектакль Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Щукин исемендәге театр институтының режиссура кафедрасы мөдире, куючы режиссер Михаил Борисов куелышының Казан театры сәхнәсенә җайлаштырылган версиясен тәкъдим итәчәк.

«Безнең театр артистларының күпчелеге өчен Михаил Борисович профессиональ яктан мөһим роль уйнады. Аның эшләренең берсен яңадан гамәлгә алып, без талантлы режиссерны һәм безнең укытучыны искә алабыз», - дип сөйләде режиссер Александр Туманов.

Аның әйтүенчә, музыкаль комедия Үзәир Гаҗибәковның шул исемдәге операсы мотивлары буенча төзелгән. Сюжет Гаҗибәков тарафыннан тормышта булган хәлдән алынган. Борынгы гадәт буенча, көнчыгышта ата-аналар үз балаларына булачак хатыннарны яки ирләрне үзләре сайлап алган. Кагыйдә буларак, өйләнешүчеләр туйда гына танышкан. 

Спектакльнең төп герое – яшь сәүдәгәр Гаскәр, ата-бабаларының йолаларына карамастан, булачак хатынын туйга кадәр күрергә хыяллана. Ул бер хәйлә кора. Гаскәр урам сәүдәгәре булып кыйлана һәм барлык йортларга керә торган була. Ә анда әйбер сайлаганда хатын-кызлар йөзен капламый.

«Аршин мал алан» – беркемне дә битараф калдырмаслык игелекле һәм төсмерле комедия. Тарих яшь буынга да, өлкән буынга да кызыклы булыр дип уйлыйм», - дип фикерләре белән уртаклашты Александр Туманов.

Ул шулай ук спектакль тамашачыга Әзербайҗанның көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтәчәк, ә төп геройларның башкарган эшләре дөнья ыгы-зыгысыннан баш тартырга һәм рәхәтләнеп көлергә мәҗбүр итәчәк, дип билгеләп үтте.

Премьера 19:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International