"Китаплар китабы" күргәзмәсен ачу, буккросинг, китапханәчеләрдән китап тәкъдимнәре, китаплар сату, "Китапстан" балалар китап марафонын эшләтеп җибәрү, "Читашки" һәм "Укымыш" клубларының очрашулары, шигъри перформанс, "Sak-Sok" музыкаль импровизациясе, "Китапханәдә төн" туры, "Дезадаптация" документаль спектакле — болар барысы да сезне Китапханәләр көненә багышланган махсус программада көтә.
Фестивальгә барлыгы 414 гаризадан 51 спектакль сайлап алынган. Фестивальнең төп үзенчәлеге: җиңүчеләрне иң бәйсез жюри – балалар һәм яшүсмерләр (6-16 яшь) – билгели.
2022 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында ел саен үткәрелә торган «Каравон» рус халык бәйрәме узачак. Быел - юбилей бәйрәме - анда халык-сәнгать һөнәрчелеге осталары, халык башкаручылары һәм этнографик ансамбльләр, бөтен республикадан һәм Россия Федерациясеннән 170-тән артык коллектив катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Василий Кирилловның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
2022 елның 27 маенда 10:00 сәгатьтә ТАССР Министрлар Советы Рәисе, Татарстан Республикасының Беренче премьер-министры – Мөхәммәт Галләм улы Сабировка мемориаль такта ачу планлаштырыла.
20 майда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «ТимТин «Медиастудиясе» һәм «Зур киномарафон» проектының тантаналы йомгаклау чарасы узды, аны гамәлгә ашыру Президент мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәмендә башкарылды.
30 майда Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рәшит Кәлимуллинның «Казанны сагыну» дип исемләнгән авторлык концерты була.
ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованы һәм Татарстан халкын Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены» традицион бәйрәм чарасын уңышлы уздырулары белән котлады.
30 май көнне сәгать 18:30 Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең Гала-концерты узачак. Концертта җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк һәм нәфис сүз осталарына бүләкләр тапшырылачак.
Күп санлы үтенечләр буенча Казан яшь тамашачылар театры «Төнге трамвай» ның тагын бер күрсәтүен өстәде. 15 июньнән аудиоспектакль-променад һәр чәршәмбе көнне 23:00 сәгатьтә 5а трамвай маршруты буенча йөриячәк. Элегрәк спектакльгә җомга яки шимбә көннәрендә генә эләгергә мөмкин иде.