ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

Сенегал башкаласында - Дакарда Dak 'Art заманча Африка сәнгате биеннале кысаларында күргәзмә ачылды. Чара 1990 елдан башлап уздырыла.

Күргәзмә өчен биеннале администрациясе Арт Деко стилендә төзелгән "Office National des Anciens Combattants" архитектура һәйкәлен тәкъдим итте.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән узды, җирле партнер булып «Калинка» рус-сенегал дуслыгы Альянсы чыгыш ясады.

Кунаклар мәдәни алмашуларны дәвам итү белән кызыксынуларын белдерделәр, Кара цивилизацияләр музее белән үзара арт-резиденцияләр турында килешүгә кул куелды.

Күргәзмә 24 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Эрмитаж - Казан» үзәгендә «Фланманд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе дәвам итә.

Ул тамашачыларны XVII гасыр фламанд сәнгате коллекцияләренең дөньядагы иң әһәмиятле шедеврларының берсе белән таныштыра.

Июньдә «Эрмитаж-Казан» үзәге «Алтын фламанд сәнгате гасыры» күргәзмәсендә 50 000 кунакны көтә һәм күргәзмә кысаларында инклюзив программа өстендә эшләвен дәвам итә.

Хәзерге вакытта Фәнни-методик бүлек һәм «Эрмитаж-Казан» үзәге хезмәткәрләре начар ишетүчеләр өчен видеогид өстендә һәм менталь үзенчәлекле балалар өчен экскурсия өстендә эшлиләр.

31 май 15.00 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Пушечный двор музеенда Түбән Новгород дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан «Шереметевларның данлы коллекциясе» күргәзмәсен ачу була.

Коралның мемориаль үрнәкләре Шереметевларның төп гаилә традициясен күрсәтә – ул Ватанга хәрби хезмәт.

Европаның, Азиянең һәм Африканың төрле илләренең саклык кирәк-яраклары, салкын һәм утлы корал үрнәкләре декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен тулыландырачак: ефәк төрек келәмнәре, декоратив панно, гот җиһазлары.

Шереметевлар нәселенең бай коллекциясе предметлары XVIII-XIX гасырлардагы дворян көнкүреше дөньясына озата.

Күргәзмә 2022 елның 14 августына кадәр дәвам итәчәк.

Казанда мәктәп театр коллективларының республика конкурсы узды.

Ул ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф министрлыгы ярдәме белән мәктәп театр коллективлары арасында 5-8 сыйныфлар арасында үткәрелде. Конкурс жюри составына Казан актерлары, режиссерлары һәм педагоглар керде.

Конкурска 22 гариза бирелде. Финалга 5 коллектив узды:

Конкурста “Атмосфера” коллективы җиңеп чыкты.

Барлык финалистлар театрдан истәлекле бүләкләр алды.

31 май Горький һәм Шаляпин музеенда "Мин язын тудым..." күргәзмәсе ачылачак.

 Тамашачылар заманча Россия рәссамнары картиналарын - самими сәнгать вәкилләрен күрәчәк. Проект классик Нико Пиросманиның тууына 160 ел тулуга багышланган.

«Мин язын тудым...» күргәзмәсе Татарстан Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырылды.

Анда Дмитрий Бухров (Мәскәү), Любовь Сивко (Октябрьский, Башкортстан), Пермьнан рәссамнар төркеме, Татарстан рәссамнары - Сергей Максимов, Виктор Тимофеев, Рәшит Төхвәтуллин, Альберт Шаобиев, Альфрид Шәймарданов һәм Гөлнара Шакирова катнаша.

Күргәзмә 16 сәгатьтә ачыла. 10 июльгә кадәр эшли, музей билетлары  һәм Пушкин картасы буенча керү мөмкин.


27
май, 2022 ел
җомга

2022 елның 30 маенда 10.00 сәгатьтә «Татмедиа» АҖ балалар студиясендә (Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2, 9 кат) балаларны яклау көненә һәм җәйге каникуллага багышланган матбугат конференциясе узачак. Матбугат конференциясендә яшь журналистлар да катнашачак.

2022 елның 30 маенда 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының конференц-залында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык  актларын теркәү идарәсенең “Гаилә институтын ныгыту, традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру” темасына коллегиясе узачак.

Безнең республиканың китапханә системасында югары профессиональ һәм тугрылыклы шәхесләр хезмәт күрсәтә! Сезнең тырыш эшчәнлегегез ярдәмендә сез безгә бетмәс-төкәнмәс белем дөньясын ачасыз, сәнгать тәмен формалаштырасыз һәм мәдәни мираска җәлеп итәсез. Тырыә хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләре кабул итегез!

Бүген Казанның Чехов урамындагы 53 нче йортта Татарстан Республикасы Министрлар Советы Рәисе, Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры Мөхәммәт Галләм улы Сабировка мемориаль такта ачтылар.


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә – Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында гадәти булмаган акция узачак: музейларда экскурсияләрне мәктәп укучылары үткәрәчәк. Экскурсоводларның яше – 9-дан 17 яшькә кадәр. Бу – «Музей – яңа мөмкинлекләр территориясе» яңа проекты старты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International