Татарстан Республикасы Милли музее 27 май көнне 14:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр император Петр I белән танышырга һәм Петр чорына зур сәяхәт кылырга чакыра.
Бу җомга, 27 майда, Татарстан Республикасының иҗади яшьләренең IV слеты ачыла. Боровое Матюшино бистәсендәге «Идел» яшьләр үзәгендщ республиканың алдынгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче креатив яшьләр җыелачак.
2022 елның 1 июнендә 11.00 сәгатьтә «Әкият» балалар үзәгендә (Петербург ур., 57) ел саен үткәрелә торган «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» республика проекты җиңүчеләре катнашында тантаналы чара узачак.
Бүген, 24 май, бик мөһим һәм истәлекле көн – Славян язуы һәм мәдәнияте көне. Бу бәйрәм славян әлифбасына нигез салучы бөек мәгърифәтчеләр һәм изге Кирилл һәм Мефодийны искә алу көненә багышланган.
2022 елның 24 маенда 16.00 сәгатьтә (Казан шәһәре, Татарстан ур., 7) Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) мемориаль такта ачу тантанасын оештыра.
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә Узеир Гаджибековның оперетасы буенча «Аршин мал алан» музыкаль комедиясенең премьерасы күрсәтелде. Спектакль Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Щукин исемендәге Театр институтының режиссура кафедрасы мөдире, режиссер-куючы Михаил Борисовның Казан театры сәхнәсенә яраклаштырылган режиссер куелышыннан гыйбарәт.
2022 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында ел саен үткәрелә торган «Каравон» рус халык бәйрәме узачак. Быел юбилей бәйрәме-анда халык-сәнгать һөнәрчелеге осталары, халык башкаручылары һәм этнография ансамбльләре, бөтен республикадан һәм Россия Федерациясеннән 160-тан артык коллектив катнашачак. Бу хакта бүген Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова сөйләде.
20 майдан 26 июньгә кадәр Татарстанда Халыкара наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә (26 июнь) багышланган «Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы республика айлыгы старт ала.
21-22 майда Тула шәһәрендә узган FASHION STYLE 2022 Халыкара мода һәм матурлык фестивалендә «Иске Казан әкиятләре» кием, аяк киеме һәм аксессуарлар инклюзив коллекциясе җиңүче булды.
2022 елның 24 маенда А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә «Татарстан музейларында рус коллекцияләре» - «Баш киемнәре һәм бизәнү әйберләре» тарихи - этнографик проектының II томын тәкъдир итү була. Каталогта рус халык костюмының аерылгысыз өлеше булган төрле кызлар һәм хатын-кызлар баш киемнәре һәм бизәнү әйберләре тәкъдим ителгән. Әйберләрнең күпчелек өлеше бәйрәм костюмына керә: мондый баш киемнәре һәм бизәнү әйберләре буыннан-буынга крестьян һәм сәүдәгәр гаиләләрендә тапшырылган, крестьяннарның үзләре өчен дә, халык мәдәниятен җыючылар һәм өйрәнүчеләр өчен дә матди һәм сәнгати-эстетик кыйммәткә ия булган. Әйберләрнең күпчелек өлеше беренче тапкыр бастырыла.