Г.Кариев театрының «Камыр батыр» спектакле (режиссер – Марфа Горвиц) V-нче Халыкара балалар фестивале шорт-листына керде!

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Фестивальгә барлыгы 414 гаризадан 51 спектакль сайлап алынган. Фестивальнең төп үзенчәлеге: җиңүчеләрне иң бәйсез жюри – балалар һәм яшүсмерләр (6-16 яшь) – билгели.

Халыкара балалар фестивале «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында Президент грантлары фонды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Фестивальне оештыручылар – Сергей Безруковның социаль-мәдәни проектларга ярдәм итү һәм үстерү фонды, Мәскәү Губерна театры.

Проектның сәнгать җитәкчесе – Россиянең халык артисты Сергей Безруков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International