2022 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында ел саен үткәрелә торган «Каравон» рус халык бәйрәме узачак. Быел - юбилей бәйрәме - анда халык-сәнгать һөнәрчелеге осталары, халык башкаручылары һәм этнографик ансамбльләр, бөтен республикадан һәм Россия Федерациясеннән 170-тән артык коллектив катнашачак.