Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рәшит Кәлимуллинның "Казанны сагыну"дип исемләнгән авторлык концерты була

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

30 майда Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рәшит Кәлимуллинның «Казанны сагыну» дип исемләнгән авторлык концерты була.

Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры башкаруында симфоник әсәрләр яңгыраячак: «Симфоник фрескалар», «Симфоник биюләр», «Урман тавышлары» симфоник сурәте, оркестр белән скрипка өчен концерт, солист - Станислав Малышев (Мәскәү), оркестр белән саксофон өчен концерт, солистка - Мария Шумарина. Эльза Исламова һәм Айдар Сөләйманов барысы да яраткан җырларны, моңлы итеп башкаралар. Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан камера хоры башкаруында «Казанны сагыну» вокаль-симфоник поэмасы яңгыраячак. Концертны Самира Латып (Мәскәү) алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International