Алабугада уникаль Мәдәни үсеш үзәге ачылды

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 1 сентябрендә 16:00 сәгатьтә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Мәдәни үсеш үзәген ачу тантанасы булды.

Мәдәни бинаны ачу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, шәһәр халкы һәм кунаклары катнашты.

"Без Алабуганың үз традицияләре барлыгын беләбез, тарихи шәһәр талантлы шәхесләргә бай. Сезнең гаҗәеп уңышлы иҗат коллективларыгызны беләбез һәм күрәбез. Шуңа күрә сезне әлеге сөнечле вакыйга белән котлыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International