Яр Чаллыда «Мастеровые» Рус драма театрын ачу тантанасы үтте

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 1 сентябрендә Яр Чаллыда «Мастеровые» Рус драма театры ачылды.

«Мастеровые» Рус драма театрын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, шәһәр халкы һәм кунаклары катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Чаллы халкын Рус драма театры ачылышы белән котлады. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, масштаблы проектны Россия Президенты Владимир Путин Яр Чаллы шәһәренә соңгы визиты кысаларында хуплаган иде. Театр «Мәдәниятне үстерү» федераль дәүләт программасы кысаларында төзелгән.

«Бүген без яңа искиткеч театр бинасын ачабыз. Шәһәр халкының күптәнге хыялы тормышка ашты. Тулаем алганда, бу илебезнең театр җәмәгатьчелеге өчен зур вакыйга», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International