Буа театры үзенең халыкара һәм төбәкара проектларын тәкъдим итте

2022 елның 2 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгының конференц-залында «Апас, Тәтеш, Буа - мәдәни дуга» Халыкара сәнгать фестиваленә, «Буа Талиясе» VI Театраль лабораториясенә һәм «Мәдәни уртак нокта: Апас-Тәтеш-Буа» проектына багышланган матбугат конференциясе узды.

Конференциядә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры Раил Садриев, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игламов, тарих фәннәре кандидаты, Казан кооператив институтының гуманитар дисциплиналар һәм чит телләр кафедрасы доценты Рәшит Әмиров катнашты.

2022 елның 7 - 14 сентябрендә Буа шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Идел аръягы төбәгенең чиктәш район үзәкләрендә (Апас, Тәтеш)  «Апас, Тәтеш, Буа - мәдәни дуга» Халыкара сәнгать фестивале узачак.

«Мәдәни уртак нокта: Апас-Тәтеш-Буа» проекты РФ Мәдәният министрлыгының «Утарларда театр-2022» федераль программасы кысаларында үткәрелә һәм 2022 елның 6-7 сентябрендә Буа дәүләт драма театры базасында узачак.

2022 елның 2 сентябреннән 7 сентябренә кадәр Буа дәүләт драма театрында «Буа Талиясе» VI Театр лабораториясе узачак. Буа театры артистлары белән илнең әйдәп баручы режиссерлары эшләячәк. 6-7 сентябрьдә лаборатория эскизлары күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International