«Әкият» курчак театры Мәскәүдә «ЧЫГАНАКЛАР» фестивалендә катнашачак

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 2 сентябреннән 9 сентябренә кадәр С.В.Образцов исемендәге Дәүләт академия Үзәк курчак театрында (Мәскәү шәһәре) беренче “Чыганаклар” («ИСТОКИ») Халыкара курчакчылар фестивале узачак.

“ИСТОКИ” фестивале кысаларында 5 сентябрьдә С.В.Образцов исемендәге Үзәк курчак театры сәхнәсендә “Әкият” курчак театры артистлары “Җырла, курай!..Уйна, Шомбай!” татар халык әкиятләре мотивы буенча спектакль күрсәтәчәкләр.

Тамашачылар 8 илнең 17 театры - Россия, Ливан, Монголия, Төркия, Иран, Беларусь, шулай ук Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан курчак спектакльләрен күрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International