2022 елның 23 ноябрендә 18:30 сәгатьтә Татарстан дәүләт филармониясендә Башкортостан Республикасы халык артисты Роберт Юлдашев һәм «Курайсы» төркеме «Дала һәм җил музыкасы» этно-тамашасын тәкъдим итәчәк.
«Курайсы» төркеме - world music йолдызы, күпсанлы этно- һәм рок-фестивальләрнең хедлайнеры, фолк, джаз һәм этно-трансны синтезлап, төрле жанрларда эшли. Татар филармониясендә безне этно-шоу көтә, анда барабаннар һәм курайда соло, шулай ук оригиналь аранжировкаларда дөнья хитлары бар.
Бүген «Курайсы» музыкантлары чын мәгънәсендә үзенчәлекле башкорт мәдәниятенең дөньякүләм илчеләре булып тора. Төркемне төрле милләт кешеләре тыңлый. Башкаручылар республикадан читтә популярлык казанды һәм бөтенроссия музыкаль фестивальләренең хедлайнерлары булып тора.
Коллективның жанр юнәлешләре - фольк-мьюзик, симфоник оркестр музыкасы, chill out һәм lounge, әмма аларга барыннан да бигрәк этно-транс мьюзик рухы якын. Репертуарда - башкорт һәм фольклор көйләре нигезендә автор музыкасы, танылган композицияләр каверлары. Чыгышларда борынгы башкорт кораллары: дунгур, домбра, курай, кубыз яңгырый, аларны барабаннар, джамбо, гитара, бонгалар, шейкерлар, бубн белән тулыландыра - нәтиҗәдә искиткеч энергетикалы әкияти гаҗәеп матур музыкаль коктейль килеп чыга.
Концертка билетларны «Пушкин картасы» программасы кысаларында алырга мөмкин.