22 ноябрь 16:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Б.Альменов исемендәге 3 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучыларының графика - "Чагылыш" ("Отражение") дип исемләнгән күргәзмәсе ачылачак.
Әсәрләрдә туган шәһәрнең яраткан почмаклары, индустриаль һәм авыл пейзажлары, якын кешеләр катнашында көндәлек күренешләр чагылыш тапкан. Табигый тәэсирләрне яшь рәссамнарның фантазиясе тулыландыра.
Кайбер эшләр линогравюра техникасында башкарылган. Анда график аклы-каралы натюрмортлар, станоклы композицияләр, кәгазь пластикасы техникасында башкарылган сюжет композицияләре тәкъдим ителә.
Күргәзмә 15 февральгә кадәр эшли, музейга керү билетлары һәм Пушкин картасы буенча карарга мөмкин.