ТР Мәдәният министрлыгы кинофильмнар төшерү конкурсын игълан итә!

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

«2014 - 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында ике кыска метражлы документаль фильм булдыруга конкурс игълан итә.

Конкурста Татарстан Республикасының коммерциячел булмаган оешмалары катнаша ала. Гаризалар 2022 елның 20 ноябреннән 19 декабренә кадәр кабул ителә. Гариза белән бергә синопсис, сценарий һәм кинофильм сметасын бирергә кирәк!

Җиңүчеләр җитештерүнең тулы циклына субсидия алачак.

Конкурс кысаларында 2 фильм булдыру планлаштырыла:

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында кыска метражлы документаль фильм - 500 000 сум

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында кыска метражлы документаль фильм - 500 000 сум

Гаризалар кабул итү - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 420060, Казан шәһәре, Пушкин урамы 66/33, 114 каб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International