2023 елда Президент мәдәни инициативалар фондының беренче грантлы конкурсына илнең иҗади командалары 8,7 меңнән артык гариза биргән.
17 ноябрьдә Мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыруга 2023 елның беренче төп грант конкурсына гаризалар кампаниясе тәмамланды.
Бирелгән гаризалар саны буенча иң популярлары «Мәдәни код» (3 261), «Көч урыны» (1 819), «Яшь лидерлар» (750) юнәлешләре булды.
Конкурска йомгаклар 2023 елның язында ясалачак. Әлеге грант конкурсының гомуми фонды - 4 млрд сум.