1 февральгә кадәр «Нәүрүз» XVI Халыкара төрки халыклар театр фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
Кичә Мәскәүдә Дәүләт Третьяков галереясенең Инженерлык корпусында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Третьяков галереясе директоры Зелфирә Трегулова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Дәүләт Третьяков галереясе" бөтенроссия музей берләшмәсе” Федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаладылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә «Тархан» 2022 тарихи-мәдәни конкурсын тәкъдим итә. Катнашучыларны теркәү 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырыла.
12 декабрьдә РФ Театр әһелләре берлеге секретариаты 2023 елда "Алтын битлек" Россия Милли театр премиясенең жюри составын раслады. Исемлеккә "Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Зәйниев Илгиз Газинур улы керде.
16 декабрьдә 16:00 сәгатьтә ТР ДССМ заманча сәнгать галереясендә Евгений Голубцовның "Мәңгелеккә тәрәзә" күргәзмәсе ачылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2023 елда гамәлгә ашырылачак проектлар өчен тавыш бирүдә катнашырга чакыра. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган проектлар 2023 елга Министрлык планына елга кертеләчәк.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы балаларны һәм өлкәннәрне бәйрәм атмосферасына чумарга һәм Яңа ел проектларында катнашырга чакыра.
2022 елның 17-28 декабрендә һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан 5 гыйнварына кадәр Музей-тыюлыкта «Казан Кремлендә Яңа ел» балалар өчен театральләштерелгән интерактив тамаша узачак.
Ел саен үткәрелә торган “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале дирекциясе Яңа XXIII сезон башлануга әзерләнә. Якын арада гариза бирү кампаниясе башлану турында игълан ителәчәк.
21 декабрь 15:00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында «Мария Федоровна. Дания принцессасы - Россия императрицасы. Истәлекләр» «Гатчина» дәүләт музей-тыюлыгы һәм «Ватан тарихы» фонды оештыра.