Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Третьяков галереясе директоры Зелфирә Трегулова хезмәттәшлек турында Килешү имзаладылар

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә Мәскәүдә Дәүләт Третьяков галереясенең Инженерлык корпусында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Третьяков галереясе директоры Зелфирә Трегулова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Дәүләт Третьяков галереясе" бөтенроссия музей берләшмәсе” Федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаладылар.

"Әлеге Килешү берничә проектны гамәлгә ашыруны күздә тота. XX гасыр сәнгатен тәкъдим итәчәкләр", - дип белдерде Зелфирә Трегулова.

Ирада Әюпова Килешү Казанда һәм Мәскәүдә ике күргәзмә оештыруны күздә тота, дип билгеләп үтте. Шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры Килешү нигезендә Татарстан музейлары хезмәткәрләрен Третьяков галереясендә укытуны һәм белгечләрне республикага фондларны бәяләү өчен җибәрүне күздә тота, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International