«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының яңа II сезонына гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә «Тархан» 2022 тарихи-мәдәни конкурсын тәкъдим итә. Катнашучыларны теркәү 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырыла.

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсында катнашучылар Казан Федераль Университетына Халыкара мөнәсәбәтләр институтының «төрки халыклар тарихы» юнәлешенә керү хокукы өчен көрәшәләр.

Конкурста Россия Федерациясенең барлык субъектларының 10-11 сыйныф укучылары һәм/яки урта белем бирү учреждениеләре студентлары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентлар катнаша ала.

 Конкурс ике турда уздырыла:

- 1 этап - онлайн (читтән торып). Ул сайтта теркәлүне http://www.tarhan-history.ru/ һәм онлайн-викторинаны үз эченә ала. Сайлап алуны узучылар 2 этапка чакырыла.

Онлайн-этапның вакыты - 2022 елның 31 декаберенә кадәр.

- 2 этап - оффлайн (көндезге бүлек). Телевикторина-уен форматында уза, 4 турны үз эченә ала - 1/8, 1/4, 1/2 финал һәм финал. Һәр этапта өч җиңүче билгеләнә, көндезге турның икенче этабына уза . Катнашучының шәхсән булулары мәҗбүри.

Көндезге этапларны үткәрү вакытлары - 2023 елның 15 гыйнварыннан  2023 елның 15 мартына кадәрге ара.

Конкурсны мәгълүмати озата бару түбәндәге рәсми сайтта: http://www.tarhan-history.ru/, һәм  VK https://vk.com/tarhan_konkurs социаль челтәрендә гамәлгә ашырыла. 

Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International