ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

20 декабрьдә «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды «Мәдәни афиша» гастроль грантларының уникаль конкурсына йомгак ясады. Туры эфирда җиңүчеләрне игълан иттеләр - бу илнең төрле почмакларыннан 11 театр коллективы, алар киләсе елда Белгород һәм Курск өлкәләренә гастрольләргә чыгачаклар.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ТР Президенты каршындагы Советның һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча оештыру комитетының уртак утырышын уздырды.


19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 23, 24, 27, 28 декабрендә һәм 2023 елның 5 гыйнварында 13:00 сәгатьтә А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең концертлар залында "Пушкин йортында Раштуа" тамашасы узачак. 

16 декабрьдә «Әкият» курчак театрында Яңа ел бәйрәме марафоны башланды. Мәдәни күңел ачу чарасы 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ачык дәрес форматында «Хыяллар чынга аша» дигән чара узды. Чарада «Могҗиза» инклюзив театр студиясенең педагоглары һәм яшь артистлары актив катнашкан инвалидлар декадасы тәмамлану уңаеннан йомгак ясалды.

С.Өметбаев исем­ендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрын 28 елдан артык җит­әкләгән Татарстан Ре­спубликасының атказа­нган мәдәният хезмәт­кәре, М.Сәлимҗанов исемендәге премия лау­реаты Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов араб­ыздан китеп барды.


18
декабрь, 2022 ел
якшәмбе

Татар музыка җәмәгатьчелеге, озакка сузылган авырудан соң, 2022 елның 18 декабрендә 76 яшендә гомере буе татар милли музыка сәнгатен пропагандалауга багышлаган, танылган татар музыка мәдәнияте вәкиле, музыкант, композитор, күп кенә популяр җырлар авторы, Татарстан Республикасының халык артисты Рамил Сөләйман улы Курамшин вафат булды.

2022 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы конгресс-залында «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурста шул исәптән халык һәм сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре дә тәкъдим ителде.

20 декабрьдә 18.30 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты сәхнәсендә (ТР театр эшлеклеләре берлеге) «Снежная Королева: Поколение SNOW» спектаклен «Нур» балалар татар театр студиясе күрсәтәчәк.

24 декабрьдә 16:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачы театрында "Көч китабы" спектакле премьерасы узачак. Режиссер Диана Сәфәрова һәм креатив продюсер Альберт Мәхмүтов Габдулла Тукай әсәрләре мотивлары буенча мультимедиа мюзиклын (драматург - Андрей Лысяков) тәкъдим итәчәк. Спектакль Казан яшь тамашачы театры бинасында Габдулла Тукай тарафыннан "Печән базары яки Яңа Кисекбаш" поэмасын беренче тапкыр укуына 100 ел тулуга багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International