Татарстан Республикасында «Крутушка.Балалар» Бөтенроссия этномәдәни белем бирү сменасы узды

2023 елның 19 феврале, якшәмбе

2023 елның 12-18 февралендә «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Крутушка.Балалар» Бөтенроссия белем бирү этномәдәни сменасы узды.

Программа «Крутушка» Халыкара этник фестиваленең 2009 елдан бирле «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында уза торган идеяләренә һәм тәҗрибәсенә нигезләнгән. Смена педагоглары арасында фестивальнең  экспертлары һәм мактаулы кунаклары.

Программада халык биюләре, вокал, халык театры, уеннар, милли ашлар, һөнәрчелек буенча мастер-класслар үткәрү. Көн саен сменада катнашучылар экспертлар дәресләрендә булдылар, шулай ук төп чараларда катнаштылар.

Февраль аенда сменаның төп юнәлешләре «Этнохореография» һәм «Хәзерге этник музыка» булды, ә экспертлар - этнохореограф Михаил һәм Вера Толмачёвлар  (Череповец, Түбән Новгород шәһәре), Алсу Мәгъсүмҗанова  (Казан шәһәре) һәм мультиинструменчы, этник музыка өлкәсе белгече Виктор Климов  (Пенза шәһәре).

Оештыручылар чын-чынлап фестиваль атмосферасы тудырды. Иҗат процессында балалар гына түгел, коллектив җитәкчеләре, педагоглар, әйдаманнар да катнашты. Әйдаманнар сыйфатында шул исәптән Казан дәүләт мәдәният институтының этносәнгать иҗаты һәм музыка белеме кафедрасы студентлары да чыгыш ясады.

Конкурслар йомгаклары буенча сменада катнашучылар һәм педагоглар җиңүче һәм призерлар дипломы белән бүләкләнделәр.

«Крутушка.Балалар» Бөтенроссия мәгариф этномәдәни сменасын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге» ҖЧҖ оештырды.

Смена партнерлары: Казан дәүләт мәдәният институты, «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» ДБУ, «Лето» республика үзәге» ДБУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International