А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә рус драма театры Казанда үзенең иң яхшы комедияләренең берсен күрсәтәчәк

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Апрель аенда А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрының иҗат коллективы Татарстан башкаласына юл тотачак.

«Казан гастрольләре» проекты кысаларында «Юность» Мәдәният йорты мәйданчыгында ул театр репертуарыннан иң яхшы комедияләренең берсен күрсәтәчәк.

Искәртеп узабыз, проектка старт ике ел элек бирелгән иде. Ул вакытта бөгелмәлеләр Казан тамашачылары игътибарына берьюлы берничә спектакль тәкъдим итте. Бу юлы баталовчылар "Казан гастрольләренә" Рязановскийга якын «Голубцы по объявлению» комедиясе белән барачак.

Спектакльне 12 апрельдә күрсәтәчәкләр. Башлана 19.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International