«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» IX Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар кабул итү башланды.
Конкурс номинацияләре - «Иң яхшы фоторәсем», «Портрет» һәм «Фотохезмәтләр сериясе».
Гомуми приз фонды - 382 500 сум.
Фотобәйгедә 18 яшькә җиткән барлык теләүчеләр катнаша ала. Гаризалар 2023 елның 1 сентябренә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча кабул ителә: foto-konkurs2023@mail.ru Телефон: 8 (843) 570-31-12.
Конкурсның нигезләмәсе һәм анкета-гаризасы түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган:
https://tatmedia.tatarstan.ru/index.htm/news/2167376.htm