ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Луганск халык республикасы шәһәрләре буенча гастроль турдан кайтты. Сәфәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Луганскта эш буенча очрашу кысаларында узды.
Махсус Луган халкы өчен ансамбль "Без бергә" уникаль программасын әзерләде.
Татар концертлары 2 нче номерлы шәһәр күппрофильле хастаханәсендә, Луганск академия филармониясендә, шулай ук Краснодон, Молодогвардейск һәм Северодонецк мәдәният сарайлары сәхнәләрендә узды.
Концертлар Россиянең ике төбәге арасында мәдәни элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгытуга башлангыч булды.