Кичә 17 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына йомгак ясалды. Күргәзмәне 1 мартка кадәр күрергә була.
2022 елда «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында түбәндәгеләр җиңеп чыкты:
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2169059.htm
2022 елда фотоконкурста катнашуга гаризалар 22 августтан 20 ноябрьгә кадәр 3 номинация буенча кабул ителде:
1. Идел Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын бәйрәм итү
2. Халык-гамәли сәнгате
3. Традицияләр һәм йолалар
Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән (Татарстан Республикасы, Мәскәү, Ленинград, Киров, Пенза, Төмән, Әстерхан, Тверь, Кемерово, Чиләбе, Омск, Самара, Ульяновск өлкәләре, Алтай крае, Пермь крае, Башкортостан Республикасы) 400дән артык эш кабул ителде.
Конкурста җиңүчеләргә һәр номинация буенча акчалата бүләкләр тапшырылды:
65 000 сум күләмендә акчалата премия белән I дәрәҗә диплом;
45 000 сум күләмендә акчалата премия белән II дәрәҗә диплом;
25 000 сум күләмендә акчалата премия белән III дәрәҗә диплом.
2022 елның 19 декабрендә узган жюри утырышы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исемлеге билгеләнде.
Фотокүргәзмәне гамәлгә куючы һәм оештыручы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Фотоконкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2020-2024 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.