Татарстанда Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә берьюлы түләүнең иң югары күләме билгеләнгән, ул Идел буе федераль округындагы (ИБФО) барлык төбәкләр арасында иң зур. Түләү күләме 2,9 млн сум тәшкил итә, шуның 2,5 млн сумы республика бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумын РФ Саклану министрлыгы тәэмин итә.
Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында Бурятия мәдәнияте көннәре узды. Быел чара Казан шәһәре бурятларның Милли-мәдәни автономиясенә 10 ел тулуга багышланды. Бурятия мәдәнияте көнләре кысаларында, ай календаре буенча Яңа ел һәм Россия халыклары бердәмлеге елы хөрмәтенә, "Сагаалган-Шагаа 2026" исемле тантаналы концерт узды.
Н.Н. Добронравов исемендәге "Белем. Авторлар" Бөтенроссия җыр шигърияте конкурсына гаризалар кабул итү 31 мартка кадәр озайтылды. Конкурс Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Россия "Белем" җәмгыяте тарафыннан үткәрелә. Конкурс кысаларында яшь һәм тәҗрибәле шагыйрьләр илнең әйдәп баручы артистлары белән эшләү аркасында киң аудитория табу мөмкинлеге алачак.
2026 елның апрелендә Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге һәм Россия театр сәнгате институты — ГИТИСның берлектәге проекты — "Синең шанс | ГИТИС-фест" Халыкара студент спектакльләре фестивале узачак.
Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында Батырлык Дәресе узды — бу проект төрле милләт үсмерләре һәм яшьләре арасында Россия гражданлык идентиклыгы формалашуына ярдәм итүгә, Бөек Ватан сугышы һәм Махсус хәрби операция турында тарихи хәтерне саклауга, үсмерләрне һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында «Дуслык һәм татулык дәресләре» дигән интерактив мәдәни-белем бирү проектының язгы сезоны башланды.
2026 елның 13 мартында М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Луиза Батыр-Болгариның «Кайту» исемле авторлык юбилей концерты була.
«ЭтноЛаб: уңыш акселерациясе» Бөтенроссия проекты «ЭтНик: кадрлар хәл итә» проектының дәвамы булып тора. Әлеге проект кысаларында яшь белгечләр Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге Ресурс үзәге һәм М.В. Ломоносов исемендәге МДУның Дәүләт идарәсе факультеты остазлары һәм экспертлары җитәкчелегендә үз инициативаларын эшләгәннәр.
25 февральдә «Меганом» академиясенең җәйге мәктәпләрендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Программа уникенче белем бирү сезонында июньнән сентябрьгә кадәр — Кырымда «Таврида» арт-кластеры мәйданчыгында узачак. Катнашу өчен Россиянең барлык төбәкләреннән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге иҗади индустрия һәм мәдәният өлкәсе вәкилләре чакырыла — катнашуга гаризаны проект сайтында бирергә мөмкин.
27 февраль, Шәриф Камалның туган көнендә, Татар китабы йортында яңа күргәзмә ачыла. Ул легендар «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасына, аның спектакль буларак куелышлары һәм ничек итеп беренче татар балетына әйләнми калуы турында сөйли.