Кичә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә рәссам Андрей Есионовның “Тигезлек” дигән күргәзмәсе ачылды.
Ачылыш тантанасында катнашкан Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова рәссамның эшләренә соклануын белдерде.
“Сез күптән көтелгән кунак, - дип мөрәҗәгать итте Эльвира Камалова рәссамга. – Казанда чаралар бик күп үтә: музыка өлкәсендә дә, күргәзмәләр дә. Вакыйгаларга бай мәдәни тормыш фонында мондый экспозицияләр үзләренең матурлыгы белән таң калдыра. Мин Андрей Есионов кебек талантлы рәссамнарның бездә күргәзмәләре үтүенә сөенәм. Шулай ук Дәүләт сынлы сәнгать музеена зур рәхмәт сүзләре җиткерәм”, - диде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары.
Рәссамны сәнгать белгече, академик, Россия сәнгать академиясе президиумы әгъзасы, “Третьяковская галерея” журналының баш мөхәррире Александр Рожин тәкъдим итте.
Андрей Кимович Есионов – рәссам һәм график, портрет һәм шәһәр пейзажы остасы. Россия сәнгать академиясе әгъза-мөхбире, Россия Рәссамнары иҗади берлеге әгъзасы, Халыкара сәнгать фондының Мәскәү рәссамнар берләшмәсе әгъзасы. Ул Мәскәүдә яши һәм иҗат итә.
Андрей Есионовның күргәзмәсе 24 сентябрьгә кадәр эшләячәк.