Казан студенткасы Шукшин кинофестивале дипломанты булды

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Алтайда 19нчы Бөтенроссия Шукшин кинофестивале үтте. Быел Россия кинематографистлары делегациясенә танылган театр һәм кино актерлары, режиссерлар һәм продюсерлар Людмила Гладунко, Сергей Соловьев, Алена Бабенко, Анатолий Чижиков, Юлия Пересильд, Анна Матисон, Иван Кокорин, Анатолий Котенев, Марина Яковлева һәм башкалар кергән.  Кинофестивальнең жюри рәисе – Россиянең халык артисты, сценарист, кинорежиссер, драматург, актер, язучы, телевидениедә тапшырулар алып баручы Виктор Мережко.

Кинофестивале программасы тулы һәм кыска метражлы киноларны үз эченә алган иде. Конкурс программасына Татарстанда төшерелгән тулы метражлы “Тапшырылмаган хатлар” (Рөстәм Рәшитов) һәм кыска метражлы “Блудный сын”  (Оксана Синчугова) керде. Казан дәүләт мәдәният институты студенткасының фильмы “Төбәк киносы традицияләрен үстергән өчен” дипломы белән билгеләп үтелгән. Шулай ук “Блудный сын” XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале программасына да кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International