Опера һәм балет театры яңа сезонын ача

2007 елның 17 сентябре, дүшәмбе
 

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең 69нчы иҗат сезонын ача. Музыка сәнгате сөючеләр игътибарына Петр Чайковскийның “Евгений Онегин” операсы премьерасы тәкъдим ителәчәк.

Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, операда баш рольләрне Мәскәүнең Зур театр солисты, күп кенә халыкара конкурслар лауреаты Михаил Дьяков (Онегин партиясендә), шулай ук халыкара бәйгеләр лауреатлары Татьяна Богачева (Татьяна партиясендә), Ольга партиясендә Зоя Церерина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Мариин театры солисты Әхмәт Агади (Ленский партиясендә) башкара.

Дирижерлык пультында — Италья дирижеры Марко Боэми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International