6 сентябрьдә Санкт-Петербургның А.М. Горький исемендәге Мәдәният сараенда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Татарстан Республикасы көнен һәм үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Чара кысаларында «Хәзерге заман татар сәнгате» күргәзмәсе ачылды: монда картиналар, көмештән, күннән, затлы ташлардан эшләнгән бизәнү әйберләре, чигүле калфаклар, түбәтәйләр, бизәкле күн әйберләр, савыт-саба куелган иде. Тамашачылар хозурына Татарстаннан 9 рәссамның иҗат җимеше тәкъдим ителде, күргәзмәне ачуда алар үзләре дә катнашты.
Күпсанлы кунаклар җылы тәбрикләү сүзләре белән чыкты. Шулай ук вәкиллеккә килгән котлау телеграммалары укылды.
Соңыннан Даими вәкил Ренат Вәлиуллин һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова татар җәмәгатьчелеге активистларына бүләкләр: Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының, Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Бөтендөнья татар конгрессының, шулай ук Даими вәкиллекнең рәхмәт хатларын тапшырдылар. Тантана зур концерт белән тәмамланды.