Казанда керәшен мәгърифәтчесе Василий Тимофеевның тууына 180 ел тулуга багышланган чаралар уздырыла.
Бу кеше - керәшеннәрдә гомуми белем бирү мәктәпләренә һәм керәшен мәгърифәтенә нигез салучыларның берсе. Шулай ук ул кириллица нигезендә татар алфавитын булдыруда катнашкан. Чаралар 2016 ел дәвамында уздырылачак. «Керәшен тарихы, этнографиясе һәм халык сәнгате» туган якны өйрәнү буенча бөтенроссия журналистлар конкурсы, Мамадышта узачак фәнни-методик семинарлар, «Туым Жондозы» керәшен җырын башкаручылар фестиваль-конкурсы – шуларның иң күренеклеләре. Шулар арасында да иң күренеклесе – Свияжск тарих-мәдәният музей-тыюлыгында 10 сентябрьдә уздырылачак «Бермәнчек бакчасы» дигән беренче керәшен православие мәдәнияте республика фестивале. Аның программасына иҗат коллективлары чыгышлары, дини эчтәлекле шигырьләр укучылар, христиан җырулары башкаручылар конкурсы фестивале керә.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте