5 сентябрьдә Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Форум программасы символик рәвештә иранлы режиссер Мәҗит Мәҗидинең «Мөхәммәд — Аллаһының Илчесе» дигән картинасы белән ачыла. 2015 елда дөнья күргән картина Иран кинематография тарихында бүгенге көндә иң кыйммәткә төшкән фильм булып (50 млн. $), 10 ел дәвамында төшерелгән. 2015 елда бу фильм «Чит телдә төшерелгән иң яхшы фильм» категориясендә «Оскар» премиясенә тәкъдим ителде.
Фильм 5 сентябрьдә көндезге сәгать икедә һәм сәгать дүрттә «Родина» кинотеатрында (керү бушлай), кичке сәгать җидедә «Корстон» кинотеатрында (керү түләүле) була.
https://kzn.kassir.ru/biletnye-kassy
kazan-mfmk.com
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте