Бүген Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале үтте. Ел саен Татарстан һәм аның башкаласы Казан шәһәре көнендә оештырыла торган чара быел 33 нче тапкыр узды. Бирегә республиканың төрле райноннарыннан якынча 600 ләп катнашучы килгән иде. Һава торышы салкын һәм яңгырлы булуга карамастан, фестиваль ачылганчы ук мәйдан каршына 350-400ләп кеше җыелды.
Фестивальне оештыручыларның берсе, филология фәннәре кандидаты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова әлеге фестивальне төрле милләтләрне берләштерә торган бренд дип атый. “Әле чара башланмаган, әмма без бөтен җирдә гармун тавышын, такмаклар, җырларны ишетәбез, шатлыклы мохитне тоябыз. Биредә республиканың иң үзенчәлекле, кызыклы коллективлары җыелган һәм алар республика каршында хисап тота”, - диде ул.
Фәнзилә Җәүһәрова билгеләп үткәнчә, фестивальдә Татарстанның 37 районыннан иҗади коллективлар килгән. Концертта барлыгы 123 номер тәкъдим ителү ниятләнә. Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге — анда катнашучылар яшь буенча чикләнми. Сәхнәдә 7-8 яшьлек баянчы, җырчы, биючеләрдән алып, 89 яшьлекләргә кадәр күрергә була. Шулай ук биредә төрле милләт кешеләре үз халкы җыр-биюләре белән башкаларны да таныштыра.
«Татар-информ» МА