Е.А. Боратынский музеенда «Пушкин һәм Казан: Россия музейларында Казан коллекциясе» күргәзмәсе ачыла

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

7 сентябрьдә сәгать көндезге дүрттә Е.А. Боратынский музеенда «Пушкин һәм Казан: Россия музейларында Казан коллекциясе» күргәзмәсе ачыла.

Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург коллекцияләреннән җыелган Пушкинның тормышыннан Казанга бәйле кайбер экспонатлар беренче буларак бер экспозициядә күрсәтелә. А.С. Пушкинның  1833 елның 5-8 сентябрендә  Казанга килүе  - аның Пугачев бунты турындагы хезмәтләре өчен материал туплау максатында зур сәяхәтенең бер өлеше була.  

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International