«Казан Кремле» музей-тыюлыгында Тынлы оркестрлар фестивале

2016 елның 23 августы, сишәмбе

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында Тынлы оркестрлар фестивален уздыру традициягә әйләнде инде. Быел ул  29 - 30 августта узачак. Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Новосибирск, Чабаксар һәм Казан оркестрлары Казан урамнары буйлап Кремльгә кадәр музыка уйнап киләчәк. . 

Ачык һавадагы концертлар, төрле тамашалар, уеннар күрсәтеләчәк, ә иң ахырдан 400 кешедән торган җыелма оркестр Россия һәм Татарстан гимннарын башкарачак.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International