Бүген Мәскәүдә Татарстан Мәдәният көннәре кысаларында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы чарада Татарстан делегациясе, Зябликово районы идарәсе вәкилләре, ветераннары, җәмәгатьчелек катнаша.
Искәртеп үтик: Мәскәүдә герой-шагыйрьгә һәйкәл 2012 елның августында ачылды. Проект Мәскәү мэры Сергей Собянинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси ярдәмендә тормышка ашырылды.
«Татар-информ» МА