11 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка вазыйфаи затлар Тукай районының Ташкичү авылында республика программасы нигезендә төзелгән яңа мәдәният йортын ачуда катнашты.
Авыл үзешчәннәре кунакларга концерт күрсәтте, алар шулай ук яңа бинада урнашачак төрле түгәрәкләр эше белән дә таныштылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте