«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Зөя таңнары» күргәзмәсе ачыла

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

12 августта «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Зөя таңнары» күргәзмәсе ачыла. Анда Свияжск утрау-шәһәрчегендә узган Кытай-Россия халыкара пленэрында катнашучыларның эшләре куелган.

Бергәләп эшләү, Татарстан рәссамнары белән аралашу, иҗатташ булу нәтиҗәсендә  Кытай рәссамнары безнең республиканың сәнгать тирәлегендә үзләшүгә иреште.

Күргәзмәдә 20гә якын эш (14е Кытай һәм 3 се Россия рәссамнарыныкы) куелган.

Ачылыш вакытында һәм күргәзмә дәвам иткәндә кытайларның традицион рәсеме һәм каллиграфиясе буенча осталык дәресләре уздырылачак.

5678-043, 5678-058

сайт: www.izo-museum.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International