27 августта VIII «Крутушка» халыкара этник фестивале булачак. Чара традицион рәвештә «Байтик» лагере территориясендә уздырыла (Крутушка поселогы, Казан).
Россиядән һәм чит илләрдән күп санлы кунаклар музыка, фольклор, һөнәр һәм хәзерге заман иҗат бәйрәменә җыелачак.
Фестивальдә кулдан эшләнгән уникаль товарлар ярминкәсе оештырылачак, һөнәрчеләр осталык дәресләре бирәчәк.
«Крутушка» – гаилә белән катнаша торган бәйрәм. Аның максаты– төрле буын вәкилләрен бер мәйданчыкта туплау.
Сигезенче «Крутушка»да тамашачылар Татарстан Республикасы Идел буенда яшәүче халыклар фольклор ансамбльләре татар, керәшен, рус, марий, чуваш, удмурт, мордва халыклары музыкаль традициясе белән танышачак.
+7 903 062 1608
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте