15 августта кичке сәгать җидедә «Манеж» күргәзмәләр залында Recycle Group «Киләчәк археологиясе» күргәзмәсе ачыла. Анда философ Олег Аронсон (Мәскәү) «Җәмгыятькә каршы сәнгать» дигән лекция укыячак.
Бу лекциядә узгандагы һәм хәзерге сәнгатьнең кыйммәтләре, иҗтимагый әхлак нормалары белән хәзерге сәнгатьнең хокук нормалары нигезендә җайга салынмый торган яклары арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләргә ачыклык кертү омтылышы ясала.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте