«Җир моңы» бөтенроссия фестиваль-конкурсы – бер сәхнәдә академик һәм этник музыка бергә башкарыла торган киң колачлы һәм Россиядә бердәнбер проект.
Әлеге фестиваль-конкурс икенче тапкыр уздырыла, ул көзгә кергән чорда башланып, 4 ноябрьдә, Халыклар берлеге көнендә тәмамланачак. Ике ай дәвамында сайлап алу турларында Россиянең барлык төбәкләреннән төрле коллективлар чыгышын карап бәяләү башкарылачак. Конкурста профессионаллар белән беррәттән, һәвәскәрләр дә катнаша.
Катнашу өчен фестивальнең рәсми сайтына www.muzikazemli.ru: гариза җибәрергә, теләсә нинди видеохостингта урнаштырылган, чыгыш язылган видеороликка сылтаманы беркетергә кирәк. Гаризалар быелның 15 сентябренә кадәр кабул ителә.