Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада Кечкенә туристлык шәһәрләре фестивален ачты

2016 елның 6 августы, шимбә

6 августта Алабугада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин Алабугада «Традицияләр табигыйлеге» дигән Россиянең кечкенә туристлык шәһәрләре  фестивален ачты. Мондый фестиваль икенче тапкыр уздырыла. Парламент җитәкчесе шулай ук Спас ярминкәсендә дә булды. Ул фестивальдә катнашучыларга, аның кунакларына мөрәҗәгать итеп, республика җитәкчелеге исеменнән сәлам сүзләре җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин Алабугага килгән саен, монда барган уңай үзгәрешләргә гаҗәпләнеп тә, шатланып та китүе турында сөйләде. Кечкенә туристлык шәһәрләре фестивале кебек күренекле вакыйгаларның Россиядә яшәүче күп төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен саклап калу, үстерү кебек игелекле эшкә хезмәт итүен билгеләп үтте.

Соңрак Дәүләт Советы Рәисе һәм башка рәсми затлар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы территориясендәге «Россиянең кечкенә туристлык шәһәрләре җимеш бакчасы»на беренче үсентеләр утыртуда катнашты, шулай ук, бу якларның риваятьләрдә сурәтләнгән мифик образына багышланган «Күрәзәче аҗдаһа» скульптур композициясен ачты.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International