Республика көнендә Казанда "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме узачак

2016 елның 23 августы, сишәмбе

 30 августта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» XXXI Республика халык иҗаты бәйрәме узачак. Традиция буенча бәйрәм Г.Камал театры каршындагы мәйданда узачак. Бәйрәмдә Казан, Буа, Мамадыш, Менделеевск, Балык Бистәсе, Спас, Нурлат, Саба, Питрәч, Кукмара, Әгерҗе, Апас, Тукай, Чирмешән, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Арча, Кама Тамагы һәм башка районнардан 600 үзешчән һәм профессиональ артист катнашыр дип көтелә. Татар гармуннары чарасына Киров өлкәсе, Чуашстан,  Башкортстан Республикаларыннан да кунаклар киләчәк.

"Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме 10.00-13.00 сәгатьләрдә узачак. Ә 13.00дә шул ук концерт мәйданчыгында Тыва Республикасынын "Алаш" иҗат коллективы, Австриядән халык ансамбле чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International